Әлмәттә легаль булмаган хәмергә каршы көрәш көчәйтелә

2015 елның 27 марты, җомга

Әлмәт муниципаль районында легаль булмаган хәмергә каршы көрәшне көчәйтмәкчеләр: шул рәвешле шәһәр һәм район җитәкчелеге  базарда легаль булмаган хәмерне “авызлыкларга” ниятли. Әлмәт районы авылларында “идән астында” җитештерелгән  хәмер белән сәүдә итүгә каршы көрәш нык көчәйтеләчәк. Әлеге мәсьәлә кичә башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айрат Хәйруллин тарафыннан авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән киңәшмәдә тикшерелде. Моннан тыш чарада крестьян һәм фермер хуҗалыкларын үстерү турында да фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International