2015 елның 27 мартында 14.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Г.Хөсәенов рәислегендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Казахстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше һәм авыл җирлегендә алкогольле продукцияне “идән асты”ннан сату;
– шәхси йортларда спиртлы сыекча сату очракларын ачыклау һәм мондый күренешләргә юл куймау;
– алкогольле продукция һәм “ике төрле максатта” кулланыла торган косметика әйберләрен эчеп агулану;
– 2015 елда Лениногорск районы территориясендә алкогольле продукцияне сату турында. Лениногорск районы авыл җирлекләрендә җан башыннан чыгып исәпләгәндә хәмер продукциясен сату күләме турында;
06.03.2015 ел, №10–ТРЗ Татарстан Республикасы Законының үз көченә керүе турында.