Кулланучы, белеп тор!

2015 елның 28 марты, шимбә

Ризык сатып алганчы, иң беренче чиратта яраклылык вакытын карарга кирәк. Киштәләре тәмледән-тәмле ризыклардан сыгылып торган кибеткә килеп кергәч, кайвакыт бу кагыйдә бөтенләй истән чыга. Тик шуны онытмаска кирәк: нинди генә товар булмасын: ризыкмы ул, бизәнү-ясану әйбереме, дару яки “химия”ме – аларның һәркайсының саклау вакыты бар. Ә моны күрсәтү – һәр җитештерүченең турыдан-туры бурычы. Өегезгә кайткач кына товарның саклау вакыты чыкканлыгын күрсәгез дә югалып калмагыз – аны башкасына алыштырып алырга була. Янә кибеткә килеп, товарны алыштыруларын яки аның өчен түләнелгән акчагызны кире кайтаруларын таләп итегез.

Яраклылык срогы – ризыкның куллану өчен яраксызга чыкканга кадәрге вакыт ул. Шул ук вакытта кайбер продуктларның дөрес сакламау аркасында яраклылык вакыты чыкканчы ук бозылуын да белеп торырга кирәк. Мондый очракларның һәркайсында кулланучының түләнелгән акчасын кире кайтарып алуга хокукы бар.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 17 предприятиедә барлыгы 60 мең сумнан артыграк суммага яраклылык вакыты чыккан азык-төлек сату очракларын билгеләде.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш кирәк булганда, кулланучы буларак, хокукларыгыз санга сугылмаганда, рәхим итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә (85592) 7-05-07 телефоны аша мөрәҗәгать итегез. Без сезнең шалтыратуларыгызга шатбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International