Мәктәп укучыларында кулланучылар базарында үзләрен дөрес тотуның һәм төрле шартларда үз хокукларын Россия Федерациясе законнарына таянып яклауның ныклы күнекмәләрен формалаштыру максатыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре лекцияләр уздыра.
Мондый ысул актив һәм белемле кулланучы гына түгел, ә мәдәниятле һәм намуслы эшкуар тәрбияләргә ярдәм итә.
Өйрәтү барышында мәктәп укучылары кулланучылар базары, кулланучының иң мөһим хокуклары турында башлангыч белешмәләр ала. Эшлекле уеннарда катнашып, үз хокукларын яклауның беренче күнекмәләрен булдыралар. Территориаль орган хезмәткәрләре кулланучының мәгълүматка хокукы һәм ул хокукны көндәлек тормышта куллану турында сөйли. Мәгълүматның кулланучылар өчен мөмкин булган һәм кирәкле чыганаклары тикшерелә, сатучы (җитештерүче, башкаручы) һәм тәкъдим ителүче товарлар (хезмәт күрсәтүләр, эшләр) турындагы мәгълүматның әһәмияте аңлатыла.
Товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына кулланучының хокуклары өйрәнелә. Укучыларның игътибары, товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең төрле төрләрен сатып алганда, кулланучыларның үз-үзен дөрес тотуы; җитешсезлекләре булган товар сатып алган очракта һәм сыйфатлы товарларны алмаштырып алганда, кулланучыларның хокукы; кулланучы белән эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне башкаручы арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуда килешүнең роле кебек сорауларга юнәлдерелә. Аларда теге яки бу хезмәтләр күрсәтү турындагы килешүләрдәге мәгълүматны анализлый, дәгъвалар яза белү формалаштырыла, товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына үзләренең хокукын яклау буенча күнекмәләр ныгытыла.
2015 елның 26 мартында 3 нче номерлы Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбендә лекция булды. Өйрәтүнең төрле формалары һәм ысуллары кулланылды: эшлекле уеннар һәм проблемалы очракларны хәл итү. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дәресләрне уздыруның нәкъ менә шундый актив формаларына өстенлек бирә.
Кулланучы үз хокукларын төгәл белергә, хәер сораучы роленә кермәскә, сатучының, җитештерүченең, башкаручының үз бурычларын үтәвен таләп итүдән курыкмаска тиеш.