Дәүләт Думасы депутатлары каравына закон проекты тәкъдим ителде: алкоголь сатуны контрольдә тотуны төбәк хакимиятләренә тапшыру хакында ул. Бу яңалыкны “Бердәм Россия” партиясе депутаты Илдар Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Хәзерге көндә федерация субъектлары вәкилләре алкоголь сатуга тиешле лицензиягә ия компанияләр эшчәнлеген тикшерергә хокуклы.
Шуның белән бергә шәхси эшкуарлар һәм алкогольне лицензиясез ваклап сатучы компанияләр, шулай ук спирт, спиртлы азык-төлек һәм азык-төлек булмаган продукция, сыра һәм ваклап сәүдә итү өчен лицензия кирәкмәгән башка төрле эчемлекләр сатучылар дәүләт тарафыннан тикшерелми, ди И.Гыйльметдинов.
Сатучыларның барлык категорияләренең дә законнарны үтәвен “Росалкогольрегулирование” тикшерергә тиеш. Ләкин, lenta.ru хәбәр итүенчә, җайга салучының Россиядәге 85 төбәккә барлыгы 10 территориаль идарәсе бар.
“Мондый вазгыять Россия Федерациясе территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуны системалы рәвештә тикшерергә мөмкинлек бирми”, – ди депутат.