2015 елның 27 мартында Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Н.Ибраева кул астындагы эш төркеме кулланучылар базары мәсьәләләре буенча шәһәрнең товар базарын күзәтүгә багышланган күчмә киңәшмә үткәрде.
Эш төркеме составына шәһәр һәм район хезмәтләре, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре керде. Эш төркеме “Рассвет” базарындагы туклану продуктлары ассортименты белән танышты, продуктлар сайлаганда, сатып алучыларның нәрсәгә өстенлек бирүләрен белеште.
Халыктан сораулар күп керде. Кешеләрне базардагы бәяләрнең нигә югары булуы кызыксындырды. Шәхси эшкуарлар “Рассвет” ЯАҖнең сату урыннары бирүенә кагылдылар.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре оешманың вәкаләтендә булган сорауларга җавап бирде. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр күчмә киңәшмә барышында хәл ителде.
Башкарма комитет җитәкчесе, азык-төлек базарын күзәтеп торуның, шулай ук җирле җитештерүчеләрне дәртләндереп җибәрү өчен шартлар тудыруның муниципалитет бурычы икәнен ассызыклады. Азык-төлек ярминкәләре һәм күргәзмә-сатулар оештырырга кирәклеген әйтте.
Халык арасында зур популярлыкка ия булуын исәпкә алып, ел ахырына кадәр мондый чараларны ай саен уздыру планлаштырыла.