РФ Хөкүмәте сайтында “Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү турында” Президент Указын үтәү буенча эш барышы турында хисап урнаштырылган
Хәбәрдә, аерым алганда, 2020 елга кадәрге чорга халыкның алкогольле продукцияне чамадан тыш куллану колачын киметү һәм халыкның эчкечелеккә сабышуын кисәтү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыру концепциясендә күздә тотылган чаралар нәтиҗәләре күрсәтелгән. Китерелгән мәгълүматларга караганда, җан башыннан чыгып исәпләгәндә хәмер куллану сизелерлек кимегән: бу күрсәткеч 2008 елда 16,2 л тәшкил итсә, 2013 елда – 11,6 л.