Һәр өч шешәнең берсе – суррогат

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Суррогат хәмергә ничек “килеп капмаска”? Дәүләт алкоголь инспекциясе начальнигы  Татарстан ГТРК радиосында турыдан-туры эфирда әнә шуны аңлатты. Ел башыннан бирле сәламәтлеккә зыян салу ихтималы булган 80 мең литрдан артыграк хәмер сатудан алынган инде. Бу агу Интернет аша сатылып, “чәркәханә”ләрдә кемнәрнеңдер ашказанына “шуган”. Сүз уңаеннан, “чәркәханә”ләр” эшенә кайбер үзгәрешләр кертелүен дә әйтеп үтәргә кирәк.

Хәзер ишегалларындагы “чәркәханә”ләргә   һәм бар “кыяфәтендә” эшләүче кибетләргә көн бетте. Март аеннан торак йортларда 22.00 сәгатьтән соң спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү – закон нигезендә тыелган гамәл. Фәкать кафе яки ресторан дигән рәсми статуслы оешмаларга гына кагылмый бу. Әмма алары да хәмерне урамга алып чыгып түгел, бәлки шунда гына эчү өчен сатарга тиеш. Юкса лицензияләреннән “колак кагачаклар”. Шул ук вакытта ресторан ишеге подъездлар янәшәсендә булмаска тиеш.

Хәмер тутырылган һәр өч шешәнең берсе – суррогат. Республикада быелның 2,5 аенда гына да 80 мең литрдан артыграк фальсификатка юлыгылган.  Аның күпчелек өлешен атаклы брендлар рәвешендә Казахстаннан, Кавказ и Кытайдан алып кайтып саталар. Әмма ялган аракыны чыныннан аеруы кыен түгел.

Ялган хәмерне асылда Интернет аша саталар. Зур сәүдә челтәрләре һәм кибетләр сыйфаты шик тудырган спиртлы эчемлекләрне киштәләренә якын да китерми – чөнки алар лицензияләреннән мәхрүм калудан курка. Әйтергә кирәк, бу юнәлештә эш алып барыла – фальсификат тәкъдим итә торган сайтлар әледән-әле ябыла. Узган елда гына да 140 лап сайт һәм тагын социаль челтәрләрдә 150ләп төркем эшенә  аяк чалынды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International