Декларацияләрне үз вакытында тапшырырга кирәк

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре 2014 елның 4 кварталы өчен алкогольле продукцияне ваклап сату күләмнәре (№ 11 форма буенча) һәм сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату күләмнәре турында декларацияләр (№12 форма буенча) тапшырмаган өчен, шулай ук декларацияләрне билгеләнгән вакытта тапшырмаган өчен административ хокук бозулар турында 15 беркетмә төзеде, шуның 3 се – юридик затларга, 5се – вазыйфаи затларга һәм 7 се – хосусый эшмәкәрләргә карата.

 Әлеге хокук бозу өчен җаваплылык РФ КоАП.15.13 статьясында каралган: этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки) куллануны, җитештерү куәтләрен куллануны декларацияләгәндә мәгълүматны дөрес күрсәтмәгән һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен вазыйфаи затларга һәм хосусый эшмәкәрләргә биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затларга – илле меңнән йөз мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International