2015 елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре кибетләрдә барлыгы 21984,17 сумлык ризыкның киштәләрдә искереп ятуын ачыклады.
Бу кибетләрнең тәгаен исемнәрен дә атап үтәргә кирәк дип таптык. Болар:
-.Азнакай ш., «Хлебная Компания» ҖЧҖнең «Продукты» кибете;
- Азнакай районы, ХЭ А.М. Рәхимованың «Лилия» кибете;
- Баулы районы, ХЭ З.Р. Фәттаховның «Дуслык» кибете;
- Баулы районы, ХЭ З.Р. Фәттаховның «Илнур» кибете;
- Бөгелмә районы, ХЭ М.Л. Драчукның «Продукты» кибете;
- Лениногорск ш., ХЭ Н.П., Даутованың «Эра» кибете;
- Ютазы район, ХЭ Р.Р Шакировның «Хороший» кибете.
Бу хәлнең сәбәпләреннән котылу юлы бер генә – ул да булса кулланучыларның һәм дә эшмәкәрләрнең хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү.
Әлмәт территориаль органы бу юнәлешне даими игътибар үзәгендә тотып килә: гражданнарны кабул итүләр, аларга консультация бирүләр оештырыла; муниципаль районнарның рәсми сайтлары белән эш алып барыла (сайтларга кулланучыларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итәрдәй киңәш-табышлар, шулай ук гражданнарның хокукларын яклау тәртибен һәм ысулларын аңлаткан мәгълүматлар даими урнаштырылып бара), әлеге өлкәдә массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек хәл ителә һ.б.
Куллану базарында эшчәнлек алып баручы җитәкчеләргә, белгечләргә белем эстәү максатыннан чыгып “Кулланучылар хокукларын яклау турында закон таләпләрен үтәү” дигән темага семинарлар, лекцияләр даими төстә уздырыла. Әлмәт территориаль органы март аенда хуҗалык итүче субъектлар өчен 27 чара үткәрде.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: товарның нәкъ менә сыйфатлысын сайлап алу өчен этикеткасын, составын, яраклылык вакытын игътибар белән карап-укып чыгарга кирәк. Кирәк дип тапсагыз, сатучыдан һич тартынып тормыйча товарның җитештерелү датасын, яраклылык срогын дәлилли торган документларын сорап алыгыз. Әлеге гади генә кагыйдәләрне истә тотсагыз, үзегезнең, шулай ук якыннарыгызның сәламәтлегенә зыян китермичә калачаксыз.
Сыйфатсыз ризыклар сатуны кисәтү һәм ваемсыз сатучыларны административ җаваплылыкка тарту чаралары әле тагын дәвам итәчәк.