Инде алдан хәбәр ителгәнчә, илебезнең барлык төбәкләрендә чыгышы мәгълүм булмаган сыра эчемлекләре күпләп-ваклап сату әйләнешендә йөри. Аларның этикеткаларында җитештерүчеләре сыйфатында «Рудо-Аква» ҖЧҖ, «Артисан» ҖЧҖ, «КМВ Аква-Лайф» ҖЧҖ, ЛВЗ "ОША" ҖЧҖ, "Н.Р.Г.Колос Корпорэйшн” ҖЧҖ, "Мартина" ҖЧҖ, "АгроПроект" ҖЧҖ, "Экстра Микс" ҖЧҖ, "Калининград азык-төлек комбинаты” ҖЧҖ күрсәтелгән.
“Росалкогольрегулирование”, легаль булмаган продукция җитештерүне һәм әйләнешен ачыклау, кисәтү эшен дәвам иттереп, ваклап сатуда шулай ук түбәндәге җитештерүчеләрнең сәүдә маркалары белән легаль булмаган продукция әйләнешен дә билгеләде. Бу җитештерүчеләр:
"Бородино" ЯАҖ (ИНН 5028004068) – 2013 елның 7 октябреннән бирле бөлгенлеккә төшү процедурасында, һәм ул хәзерге вакытта бетерелеп килә. Имештер, «Бородино» ЯАҖ җитештергән “идән асты” продукциясенең сатудагы күләме предприятие декларациясендә чагылдырылган җитештерелгән сыра эчемлекләре күләменнән 20 тапкырга диярлек артыграк.
"Бородино-Оренбург" ҖЧҖ (ИНН 5638022847)
"ДАЛ" ҖЧҖ (ИНН 5812901390)
"Напитки Сибири" ҖЧҖ (ИНН 2224162428)
Шул ук вакытта «Торговый дом «Морозко» ҖЧҖ (ИНН 5029160870 «Винный дом» ҖЧҖ (ИНН 5029121462) күпләп сату оешмалары югарыда телгә алып үтелгән продукцияне «Тримпэкс Плюс» ҖЧҖ (ИНН 0326011181)күпләп сату компаниясеннән (бу компания, үз чиратында, декларацияләрдә сыра эчемлекләре әйләнешен чагылдырмаган) сатып алганлыкларын күрсәткән.
Шулай ук «Абсолют» ҖЧҖ (ИНН 6025027950) да 2014 елның 4 кварталында “Росалкогольрегулирование” алдында үзенең эшчәнлеге турында хисап тотмаган "ДАЛ" ҖЧҖ, "Напитки Сибири" ҖЧҖ, «Рудо-Аква» ҖЧҖ, «Орбита» ҖЧҖ (ИНН 7805495133) оешмаларыннан сыра эчемлекләрен сатып алганлыгын күрсәткән.
Моннан тыш җитештерүчесе "Компания "Старый пивовар" ЯАҖ (ИНН 5837011293) брендлары белән сыра эчемлекләрен күпләп һәм ваклап сатучыларның декларацияләре нәтиҗәләре буенча факттагы әйләнешнең легаль җитештерү күләменнән 175 тапкырга артыграк булуы ачыкланды.
“Росалкогольрегулирование”сыра эчемлекләре әйләнешен хәл итүче ваклап сату оешмалары һәм хосусый эшмәкәрләр игътибарына шуны тагын бер кат җиткерә: легаль булмаган хәмер продукциясе кулланучыларның тормышы һәм сәламәтлегенә янарга мөмкин, ә мондый продукцияне саткан өчен фәкать сатучы җавап бирәчәк! Шуңа күрә күңелсез хәлдә калмас өчен товар җибәрүчеләрне бик белеп кенә сайлап алырга кирәк.