ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, мәктәп укучыларында кулланучылар хокукларын яклау проблемаларына карата кызыксыну тудыру, үсмерләрне куллану законнары нигезләренә өйрәтү максатыннан чыгып, Түбән Мактама урта мәктәбендә булды.
Шулай итеп, белгечләр укучыларга сату-алу килешүен ничек итеп дөрес рәсмиләштерү, әйтик, планшетлар, смартфоннар сатып алганда кибет хезмәткәрләренең кулланучыга нинди документлар күрсәтергә тиешлеге һәм кулланучының нинди шартлар үтәлгәндә сатып алынган товарын кире кайтару процедурасын рәсмиләштерү хокукына ия булуы турында тәфсилләп аңлатты. Шулай ук балалар “Түләүле белем бирү хезмәте күрсәтү турында” закон белән дә таныштырылды.
Яңа мәгълүматлар укучылар күңеленә бик хуш килде, алар белгечләргә үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларын да бирде. Бүген шуны ышандырып әйтергә була: балалар кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән кызыксына, һәм алар яшьләргә кирәкле мәгълүматлар ирештерүнең яңа формаларын, яңа идеяләр тәкъдим итәргә әзер.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре укучылар сорауларына тулы җаваплар бирде, тормыштан мисаллар китерде. Белгеч шулай ук товарлар сатып алганда һәм килешүләр төзегәндә бик игътибарлы булырга: укып чыкмаган килеш документларга кул куярга ярамаганлыгы, сатучылар һәм түләү агентлары турында мәгълүматларны белергә, кредит килешүләре, Интернет аша сатып алу, терминаллар аша акча күчерү шартлары белән кызыксынырга кирәклеге турында сөйләде.
Моннан тыш укучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итеп булуы һәм кулланучылар хокукларын яклауда әлеге оешманың нинди ярдәм күрсәтә алуы турында белде. Мәктәп укытучысы искәртеп үткәнчә, балаларның әлеге тематика белән кызыксынуы белгечләр лекцияләренең “Җәмгыять белеме” фәнен үзләштерүгә булышуы белән дә бәйле.
Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләсенә кагылып, мәгариф проблемаларының иҗтимагый үсеш проблемалары белән бик тыгыз бәйләнештә булуы билгеләп үтелде. Мәгариф учреждениеләрендә шәхесне формалаштыруга бик зур игътибар бирелүе искәртелде. Әйтергә кирәк, яшьләрдә, коррупциягә карата бүгенге хокукый дәүләтнең кыйммәтләренә бөтенләй туры килми торган күренеш буларак нәфрәт уяту – укытучыларның иң мөһим бурычларыннан берсе әнә шул. Халыкның белем дәрәҗәсе, хокукый культурасы – ил абруеннан тыш, илкүләм иминлек мәсьәләсе дигән сүз дә әле.
Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга (тормышларында хаталардан сакланып калу мөмкинлеге бирердәй) тәфсилле җаваплары өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Территориаль орган хезмәткәрләре укучыларга үз хокукларын якларга өйрәтү максатында эшчәнлек алып барулары, чөнки моның яшьләрне тормышка әзерләүдә бик мөһим юнәлеш булуы турында аңлатты.