Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2015 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү срокларын исегезгә төшерә. Декларацияләр 2015 елның 20 апреленә кадәр генә тапшырылырга мөмкин.
Декларацияләр кабул итү йомгаклары буенча мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында “Декларацияләү” бүлегендә урнаштырылачак.
Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки) куллануны, җитештерү куәтләрен куллануны декларацияләүдә мәгълүматларны дөрес күрсәтмәгән һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 15.13 статьясында каралган. Моның өчен вазыйфаи затлар биш меңнән ун мең сумга кадәр; юридик затлар илле меңнән йөз мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.