Өзелгән маршрутлар

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Азнакай һәм Зәйдә яшәүчеләргә карата этикеткалары булмаган һәм Россия Федерациясе законы нигезендә билгеләнгәнчә маркировкаланмаган биш литрлы полимер савытларда спиртлы сыекча ташу фактлары буенча 2 административ беркетмә төзеде. Әлеге закон бозу очракларын полиция хезмәткәрләре машиналарны тикшергән вакытта ачыклады.

Шулай итеп, Азнакай шәһәрендә яшәүчегә Казан – Оренбург автомобиль юлының 162 нче чакрымында – Яңа Чишмә районының Әзи авылында үзенең маршрутын өзәргә туры килде. Полиция хезмәткәрләре аның машинасында 19 литр күләмендә спиртлы сыекча табып алды. Закон бозучының үзе әйтүенчә, биш литрлы савытларга тутырылган сыекчаны ул үзенең ихтыяҗы өчен 100әр сумнан юлда ниндидер кешеләрдән сатып алган.

Полиция хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы бүлеге бинасы тирәсендә исә Зәй шәһәрендә яшәүче берәүнең юлына аркылы төште. Аның машинасын тикшерү барышында биш литрлы 25 пластмасса савытка тутырылган үтә күренмәле төстәге сыекча һәм биш литрлы бер савытта коңгырт төстәге сыекча табылды. Зәй егете үзе әйткәнчә, аракы һәм коньяк рәвешендәге әлеге продукцияне ул Казаннан кайтканда юлда савытын 400әр сумнан таныш булмаган кешеләрдән сатып алган. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәрләре аның 130 литр күләмендәге спиртлы сыекчасын тартып алырга мәҗбүр булды.

Һәр ике очракта да биш литрлы савытларда спирт булганлыгы эксперт тикшеренүләре нигезендә расланды.

Әлеге эшләр материаллары тиешле ведомствога карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International