ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре агымдагы елның мартында 74 тикшерү һәм административ тикшерү уздырды, контрольлек тикшерүләре барышында ачыкланды:
- өй шартларында җитештерелгән спиртлы сыекча (көмешкә) сатуның 6 очрагы;
- алкогольле продукцияне ваклап сатуны чикләүләрне санга сукмауның 3 очрагы;
- билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкогольле продукция ташуның 10 очрагы;
- федераль махсус маркалары һәм акциз маркалары ялган булган алкогольле продукция әйләнешенең 4 очрагы;
- “ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция сатуның 6 очрагы;
- алкогольле продукцияне лицензиясез сатуның 3 очрагы;
- алкогольле продукцияне тиешенчә рәсмиләштерелмәгән документларсыз сатуның 2 очрагы.
Шул рәвешле 1839 литров күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.
2014 елның 4 кварталына алкогольле продукцияне һәм сыраны ваклап сату турында декларацияләрне билгеләнгән вакытта тапшырмаган өчен РФ КоАП 15.13 статьясы буенча административ хокук бозу турында 38 беркетмә төзелде.