Закон бозучыларга каршы көрәш дәвам итә

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгечләре 2015 елның I кварталында хуҗалык итүче субъектларга карата 124 контрольлек чарасы үткәрде, шуның  95 е (76,6%)  - алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше буенча.

Контрольлек чаралары планлы һәм планнан тыш тикшерүләр, административ тикшеренүләр рәвешендә уздырылды. 2015 елда планлы тикшерүләрнең саны 2014 елдагыга караганда 50% ка диярлек кимрәк булачак. Әлегә 104 административ тикшеренү үткәрелде.

        112 хуҗалык итүче субъектта гамәлдәге законны бозулар ачыкланды (2014 елның 1 кварталында – 78 хуҗалык итүче субъектта). Закон бозуның барлыгы  129 очрагы билгеләнде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә - 99 (76,7%). Түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:

- билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше (44 очрак) -  Казахстан Республикасында җитештерелгән продукция, шулай ук  0,5 һәм 5,0 л сыешлыклы полиэтилен шешәләргә тутырылган, этикеткасыз спиртлы сыекчалар;

- көмешкә сату (14 очрак);

- декларацияләү буенча закон бозулар – 2014 елның 4 кварталы өчен сыраны ваклап сату турында декларацияләр тапшырмаган өчен  РФ КоАП 15.13 статьясы буенча административ хокук бозу турында 28 беркетмә төзелде;

- алкогольле продукция сатуны чикләүләрне бозу (3 очрак).

        Яраклылык срогы чыккан яки җитештерү датасы һәм яраклылык срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы  107,9 мең сумлык товар сатудан алынды.

         5230,85 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды, шул исәптән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә - 5214,85 литр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International