Апрельнең ике атнасы эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре хезмәткәрләре уртак эш барышында Алексеевск, Нурлат һәм Спас районнарында өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция сатуның 7 очрагын ачыклады. Хәзерге вакытта закон бозучыларга карата РТ КоАП 2.8 ст. буенча административ беркетмәләр төзелде, материаллар - карап тикшерү стадиясендә.