Янә “кайнар җомга”

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

    2015 елның 10 апрелендә Алкоголь” операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге белгечләре хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә Казан шәһәрендә урнашкан сәүдә объектларында (түбәндәге адреслар буенча: Зәкиев ур., 17 й., Лаврентьев ур., 28 й. Һәм Четаев ур., 44 й.), алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензияләре булмаса да, хәмер продукциясен законсыз әйләнештә йөртү очракларын ачыклады.

    Шулай итеп, сатудагы барлык хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Закон кысаларына сыймаган бизнес оештырырга җөрьәт иткән хәсрәт эшмәкәрләр, хәмерләре конфискацияләнеп, административ штрафка тартылачак.

     Кызганычка, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозучылар саны кимеми. Әнә 2015 елның 1 кварталында гына Казан территориаль органының  вәкаләтле затлары  гражданнарга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата РФ КоАП  14.1 ст. 2 өлеше буенча (махсус рөхсәтсез (лицензиясез) генә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару — мондый рөхсәт (лицензия) алу мәҗбүри булганда) һәм юризик затларга карата РФ КоАП 14.17  ст. 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында 22 беркетмә төзеде.

      Әлеге хокук бозу, алкогольле продукцияне конфискацияләү нигезендә, ике меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International