6 апрельдә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы территориясендә эшләүче крестьян һәм фермер хуҗалыкларының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү максатыннан чыгып, Яңа Нәдер авыл җирлеге территориясендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.
Соңыннан “Зәй” ҖЧҖ базасында язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча семинар-киңәшмә уздырылды. Хуҗалыклар җитәкчеләре, Авыл хуҗалыгы идарәсе, Дәүләт алкоголь инспекциясе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашындагы чара Яңа Нәдер авылының Мәдәният йортында үткәрелде.
Иң элек Яңа Нәдер авыл җирлеге башлыгы авыл тормышы турында сөйләп үтте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы исә алда торган чәчү эшләренә ничек әзерләнү турында мәгълүматлар ирештерде.
Очрашу барышында хуҗалыклар җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетүгә иреште. Төрле темаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе А.Хәйруллин һәм шәһәр хезмәтләре белгечләре аңлатмалар бирде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче сораулар буенча да тулы җаваплар ирештерелде.
Семинар ахырында Айрат Хәйруллин мондый очрашуларның алга таба да үткреләсен билгеләп үтте.