Әлмәтнең “йокы” районнарында хәмер эчемлекләрен сатучы кибетләр һәм барлар “исән” калырмы? Моның ише оешмаларны балаларының күзенә күрсәтергә теләмәгән, шулай ук тәрәз төпләрендә лыгырдаучы сәрхушләрдән туйган халык, әлбәттә, бу сорауга тискәре җавап бирелүен тели. Алар күп тапкырлар Дәүләт алкоголь инспекциясенә шикаятьләр белән мөрәҗәгать итте. Әйтергә кирәк, үзләренекенә иреште дә кебек. Быелның июненнән яңа закон үз көченә керә.
Дәүләт алкоголь инспекциясендә “йокы” районнарында яшәүчеләрнең йокысы тыныч булачагын вәгъдә итәләр. Йортлар ишегалдында тәрәз төпләренә үк диярлек җыелышып гәпләшергә яраткан, юктан гына чәкәләшеп алырга да күп сорамаган сәрхушләрдән котылу дигән сүз бу. 18 июньнән яңа закон үз көченә керәчәк.
- Күп фатирлы йортларда сатып алучыларга кереп-чыгып йөрү өчен ишекләре күп фатирлы йортның ишегалды ягында урнашкан рестораннарда, кафе һәм сәүдә предприятиеләрендә дә алкоголь сату тыела, дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.
Әлмәттә исә мондый оешмалар шактый. Закон үз көченә керүгә өч ай кала Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә моның ише нокталар хуҗаларына яңалыкны җиткерә башлады. Хәзер аларга чаралар күрергә кирәк. Барысы да түгел әлбәттә, әмма эшмәкәрләрнең бер өлеше закон сүзенә колак салды да инде. Хәзер аларның оешмалары ишеге – йозаклы.
- Кибете Төзүчеләр урамындагы бер йортның ишегалдында урнашкан мәгълүм эшмәкәргә йә ишеген йортның яныннан ясарга яисә оешмасының профилен үзгәртергә кирәк, - ди “Әлмәт ТВ” телекомпаниясе хәбәрчесе Ольга Степанова.
Әлмәттә яшәүчеләрнең күпчелеге - закондагы яңалыкка карата уңай мөнәсәбәттә. Без үткәргән сорашып белешү нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә. Алар тынычлыкта яшәүне, балаларының моның ише оешмаларга ялгыш кына да аяк басмавын тели.
- “Йокы” районында кәеф-сафа кору урыннары булмаска тиеш, әлбәттә. Аларга балалар күзеннән, гомумән, халык күзеннән читтәрәк махсус урыннар бирелергә тиеш, - дигән фикердә тора Әлмәт егете Владимир.
- Һичшиксез, тискәре мөнәсәбәттә торам. Тирә-юньдә балалар йөгереп йөри. Җитмәсә кара кичкә кадәр эшлиләр, ди Виктор.
- Бик начар, яшьләрне азындыралар. Халык һаман саен кичләрен умарта оясы кебек гөжли. Минем фикерем шундый, ди Лариса.
– Биредә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрә. Эчмиләр, сатып алалар да машиналарына утырып, яисә җәяүләп - өйләренә китеп баралар. Җыелышып кәеф-сафа кормыйлар. Монысы - Вера ханым сүзләре.
Закон нигезендә, алкогольле эчемлекләр сатыла торган кибет ишеге йә йортының яныннан, яисә урам ягыннан ясалган булырга тиеш. Әмма мондыйлары өчен дә чикләүләр бар: алар спиртлы эчемлекләрне кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10 га кадәр сата алмый. Тик полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә торган рейдлар кайбер оешмаларның закон кысаларында эшләргә теләмәвен күрсәтә.