2015 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү турында

2015 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2015 елның 1 кварталы өчен федераль форматта декларацияләр кабул итү сроклары турында искә төшерә. Декларацияләр 2015 елның 20 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш.  

Декларацияләрне кабул итү йомгаклары буенча теркәлгән декларацияләр турында мәгълүматлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми сайтында “Декларацияләү” бүлегендә урнаштырылачак.

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне, әйләнешен һәм (яки) аларны куллануны, җитештерү куәтләрен куллануны декларацияләгәндә ялган мәгълүмат тапшырган өчен һәм (яки) декларацияләү тәртибен һәм срокларын бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  15.13 статьясында җаваплылык күздә тотылган: анда вазыйфаи затларга биш меңнән ун меңгә кадәр, юридик затларга  - илле меңнән йөз меңгә кадәр административ штраф салу билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International