Премьер-министр Дмитрий Медведев сишәмбе көнне “Хәмер базарын дәүләти җайга салуның нәтиҗәсен арттыру чаралары” дигән темага багышланган киңәшмә үткәрде. Анда катнашучылар “тармакта хәлләрне тотрыклыландыру һәм хәмер базарында көндәшлекне үстерү” буенча чаралар планын (“юл картасы”) тикшерде.
Киңәшмәдә вице-премьер Александр Хлопонин, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров катнашты.
Хөкүмәттә хәмер базарын җайга салу буенча махсус комиссия булдырылган. Аның составына тармакны криминалдан арындыру, шулай ук дәүләти җайга салу һәм базарда көндәшлек буенча ике эш төркеме керә.
Әлеге эш төркемнәре тарафыннан кертелгән тәкъдимнәр тармакны үстерүнең “юл картасы”да урын алырга тиеш.
Хлопонин әфәнде билгеләп үткәнчә, “юл картасы” хәмер тармагын җайга салу өлкәсендә дәүләт сәясәтен декларацияләүгә әйләнергә тиеш.
Документта комиссиянең урта сроклы перспективага төп юнәлешләре билгеләнәчәк, конкрет чаралар исемлеге, шулай ук базарның максатчан күрсәткечләре урын алачак, дип хәбәр итә ТАСС.