2014 елда Россиядә 27 млн л күләмендә контрафакт хәмер хуҗаларыннан алынган

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

2014 елда Россиядә алкогольле продукция җитештерү буенча  145 яшерен производство эшенә аяк чалынган, 2,7 млн декалитрдан артыграк  (27 млн литр) күләмдә хәмер законсыз әйләнештән алынган, дип хәбәр итә "Интерфакс", 14 апрель көнне хәмер базарында дәүләти җайга салуның нәтиҗәсен арттыру чаралары турында Хөкүмәт киңәшмәсе буенча  материалларга таянып.

2014 елда алкоголь базарында катнашучыларга карата чама белән 175 мең тикшерү үткәрелеп, этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүгә һәм әйләнешенә бәйле  107,4 мең хокук бозу очрагы ачыкланган.

2014 елда алкогольле продукция (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) җитештерү нибары 175 млн декалитр тәшкил иткән (2013 елда - 201,6 млн декалитр). Шул исәптән аракы җитештерү 67,6 млн декалитрга гына калган (2013 елда - 87,2 млн декалитр).

Сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү 807,5 млн декалитр тәшкил иткән (2013 елда - 875,9 млн декалитр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International