РФ Хөкүмәте пластик савытта сыра сатуны чикләүне хуплый, диелә Министрлар Кабинеты сайтына урнаштырылган полимер савытта алкогольле продукцияне ваклап сатуны чикләү турында закон проекты буенча рәсми бәяләмәдә. Закон проекты 2014 елның июнендә беренче укылышта кабул ителгән. Хөкүмәт закон проектына карата төзәтмәләр буенча эш барышында 2016 елның 1 июленнән сыешлыгы 1,5 литрдан артмаган полимер савытта алкогольле продукцияне җитештерүгә күчүне тәкъдим итә.
РФ Хөкүмәте алга таба сыешлыгы 0,5 литрдан артмаган полимер савытта алкогольле продукция җитештерүгә этаплап күчүне тәкъдим итә.
РФ Хөкүмәте пластик савытта алкогольле продукцияне ваклап сатуны гына түгел, җитештерүне дә чикләүне, алкогольле продукциядә этил спиртының рөхсәт ителгән проценты күләмен һәм пластик савытның сыешлыгын аныклауны, шулай ук пластик савыт сыешлыгын акрынлап киметү һәм алкогольле продукциянең калганын сатып бетерү мөмкинлеге бирердәй күчеш чорын билгеләүне күздә тотуны максатка ярашлы дип саный.
Зур пластик савытларда сыра продукциясен сатуны чикләү турында закон проекты алкогольле продукцияне артык күп куллануны һәм эчкечелекне кисәтүгә юнәлдерелгән.