2015 елның 1 кварталында Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре 163 контрольлек чарасы үткәрде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә — 131. Барлыгы 137 закон бозучы билгеле булды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өлкәсендә - 118.
Закон бозулар структурасы түбәндәгечә:
- тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 15 очрагы;
- өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция сатуның 10 очрагы;
- тиешле маркировкасыз гына алкогольле продукция сатуның 25 очрагы;
- тиешсез вакытта алкогольле продукция сатуның 46 очрагы;
- сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату турында декларацияләр тапшырмауның 10 очрагы.
- закон бозуның башка төрле 12 очрагы.
Барлыгы 1905,3 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды.