Түләмисең икән – эшлә!

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

 Зәй районының Якты Күл авылында  Шугулева Роза Ивановна  көмешкә куу һәм аны сату белән мәш килә. Моның өчен Роза ханым берничә тапкыр административ штрафка тартылса да, акчасы юклыкка сылтап, штрафларны түләмәде. Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре көмешкә куучыга  түләнелмәгән һәр штраф өчен РФ КоАП 20.25 ст.1 өлеше буенча яңа беркетмәләр төзеп, җәмәгать судьясы түләнелмәгәненнән ике тапкырга күбрәк  яңа штрафлар салып алҗыды.

Әмма һәр нәрсәнең чиге бар: җәмәгать судьясының  7 апрель, 2015 елгы карары нигезендә, Шугулева Р.И. тагын бер тапкыр РФ КоАП  20.25 ст. 1 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм ул башкару документларын мәҗбүри үтәтү һәм судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү функциясенә вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының территориаль органнары белән килештереп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнергә тиешле объектларда көненә 4 сәгатьтән артмаган вакыт дәвамында 40 сәгать мәҗбүри эшләтү рәвешендә административ җәзага тартылды.

Административ җәзаны үтәтү Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Зәй районы суд приставлары бүлегенә йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International