Кулланучылар хокукларын яклау эше, кулланучыларның хокукларын комплекслы яклауга, аларны агартуга юнәлдерелеп, “2014-2020 елларга кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” дигән озак сроклы максатчан программасы кысаларында үткәрелә.
Чаралар гражданнарның, аеруча мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укучыларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелеп уздырыла:
- 2015 елның 17 апрелендә Лениногорск шәһәренең 5 нче урта мәктәбе 6А сыйныфы укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча лекция үткәрелде;
- 2015 елның 20 апрелендә Лениногорск шәһәренең 1 нче мәктәбендә 5М сыйныфы укучыларына лекция оештырылды.
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре лекцияләр үткәргәндә үрнәкләр китерә, тормышта кирәкле киңәшләрен бирә. Белгечләребез мәктәп укучыларында, өйләренә кайткач, әйтик, кредитның нәрсә икәнен һәм аны ничек итеп дөрес рәсмиләштерергә икәнен әти-әниләренә канәгатьлек хисе белән сөйләрлек итеп кызыксыну тудырырга тырыша.