“Халык контроле” белән берлектә көрәш

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

 “Бердәм Россия” партиясенең Кукмара муниципаль районы иҗтимагый кабул итү бүлегендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүче бер ханымнан шикаять җиткерелде. Аның раславынча, Олы Сәрдек авылы кибетендә яраклылык вакыты чыккан товарлар сатыла. Бу исә, әлбәттә инде, товарның сыйфатлы булуына кулланучы хокукын бозу булып тора.

Әлеге мәгълүмат ирештерелүгә, Кукмара районы “Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” башкарма комитет вәкилләре һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре белән Зур Сәрдек авылына килеп, кибетне тикшерде.

Кулланучының гаризасы нигезендә планнан тыш тикшерү барышында яраклылык срогы чыккан товарларны сату факты, чыннан да, расланды. Нәтиҗәдә саклау вакыты чыккан 1753 сумлык азык-төлек сатудан алынды. Тикшерү акты төзелеп,  материал “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Кукмара районындагы территориаль бүлегенә карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International