Бөек Ватан сугышы ветераннарына – аерым игътибар

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Җиңү көне күп милләтле илебез халыкларының бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора.  2015 ел – бик әһәмиятле ел. Җиңү байрагын Берлин рейхстагына алып менүгә җитмеш ел тулып килә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре дә әлеге истәлекле вакыйгадан читтә калмыйча, Җиңү көненә әзерләнү һәм аны үткәрү чараларында актив катнаша. Ветераннарга аеруча зур игътибар бирелә.

       2015 елның 23 апрелендә Лениногорск шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре катнашында Бөек Ватан сугышы  ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу булып узды.

      Очрашу барышында Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре ветераннарның социаль-көнкүреш проблемалары һәм аларны хәл итүдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең нинди ярдәм күрсәтә алуы белән кызыксынды. Шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп принципларына кагылып үтелде, элемтәгә керү өчен телефон номерлары белән кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

      Безнең буын һәм илебезнең киләчәк буыннарының төп бурычы – Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекне саклау. Яу кырында мәңгегә ятып калган бер генә солдатны да онытмау, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт фронтының бүгенге көндә исән-имин  ветераннарының фидакарьлекләре алдында баш ию мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International