Балаларыбыз нинди – дәүләт шундый булачак

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Продукция һәм төрле хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына кагылышлы проблемалар һәркайсыбызны борчый. Шөкер, хәзер “Контрольная закупка”, “Среда обитания” кебек намуссыз җитештерүчеләрне фаш иткән телевидение программалары пәйда була башлады. Радио һәм басма массакүләм мәгълүмат чаралары, әлбәттә инде, күп санлы интернет-ресурслар да бу проблеманы яктыртудан читтә калмый.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе исә кулланучының, шулай ук хуҗалык итүче субъектның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерүгә, шулай ук сәүдә челтәрендә тәкъдим ителә торган продукция сыйфатын контрольлектә тотуга юнәлдерелгән “Кулланучы компасы” дигән проектны тормышка ашырып килә.  

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән  хезмәттәшлек алып барулары нәтиҗәсендә, шул исәптән күчмә кабул итүләр, консультация өстәлләре ярдәмендә, кулланучылар  үзләренең хокуклары турында яхшырак белә һәм аларны актив төстә яклый башлады. Дистәләрчә кеше кабул итүгә даими килеп, үзләренең хокукларын яклый. Күрелә торган чаралар кулланучыларның көндәлек проблемаларын хәл кылуга ярдәм итә.

Кызганычка, күп кенә очракларда, сыйфатны арткы планда калдырып, бәясенең очсызлыгы, ягъни акчаны янга калдыру омтылышы хезмәтләр күрсәтүне сайлап алуда мөһим критерийгә әйләнә.

Куллану турында сөйләгәндә, кибетләр, аптекалар гына күздә тотылмый. Без һәркайсыбыз хезмәтләр күрсәтүне  дә кулланучы булып тора әле. Болар – торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүче оешмалар, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре хезмәтләре күрсәтү һ.б.

Әлмәт территориаль органы, кулланучылар хокукларын бозуны кисәтү максатыннан, халык, аеруча яшь буын тарафыннан хокук бозуларны кисәтү һәм  аларның хокукый аңнарын үстерү юнәлешендә эшли. 2015 елның 23 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Баулы шәһәренең 3 нче һәм 6 нчы мәктәпләрендә куллану белемнәре буенча чаралар үткәрде.

 Киләчәктә гражданнарыбыз нинди – дәүләт шундый булачак. Кулланучылар хокуклары һәм продукция, хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты турында сөйләгәндә, һәрвакытта да  әнә шуны истә тотарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International