“Безнең бурыч – кулланучыларны үз хокукларын якларга, ә эшмәкәрләрне закон бозмаска өйрәтү

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Хуҗалык итүче субъектларда хокук бозу очракларының 50 проценттан артыграгы товар турында заманча, тулы мәгълүмат бирелмәүгә бәйле. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларның 7% ы азык-төлекне гамәлдәге закон таләпләрен санга сукмыйча  сатуга кагыла. Ә инде иң күп хокук бозу очраклары  - сыйфатлы товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатып алганда кулланучы хокукларын тормышка ашырудан баш тарту.

Бизнес үсәргә тиеш, шул исәптән ваклап сату челтәрендә җирле товар җитештерүчеләребезнең продукциясе дә артырга тиеш анысы. Тик фәкать хокукый кыр кысаларыннан чыкмыйча гына!

Әлмәт территориаль органы, кулланучылар хокукларын яклау максатыннан, хуҗалык итүче субъектларны агарту эшчәнлеге белән даими шөгыльләнеп килә.  Әнә 2015 елның 21,22 апрелендә дә Әлмәт территориаль органы түбәндәге хуҗалык итүче субъектларда:

хосусый эшмәкәр  Фәттаховның “Заходи”, “Рөстәм” кибетләрендә (Баулы районы);

- хосусый эшмәкәр Смоленцевның “Экономная Авоська” кибетендә (Ютазы районы);

хосусый эшмәкәр Хәбибуллинның “Моя семья” кибетендә (Ютазы районы) чаралар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International