Саклау вакыты чыккан икән – юк итәргә!

2015 елның 24 апреле, җомга

Яраклылык срогы чыккан товарларга каршы  көрәш дәвам итә.

Берничә тапкыр саклау вакыты чыккан товарлар сатып алырга туры килгәннән соң, кул кушырып утырмыйча, Теләче районы Алан авылындагы “Зөфәр” ҖЧҖ сәүдә объектына карата тикшерү үткәрү өчен Арча территориаль органына язмача гариза белән мөрәҗәгать иткән уяу кулланучыбыз ярдәмендә дәвам итте ул.

 Әлеге гариза нигезендә югарыда телгә алып үтелгән объектка планнан тыш тикшерү үткәрелде. Гаризада бәян ителгән фактлар расланды: оешма, чыннан да, кулланучының сыйфатлы товар сатып алуга хокукын санга сукмаган булып чыкты. Территориаль орган хезмәткәрләре саклау вакыты чыккан барлыгы 3987 сумлык колбаса һәм кондитер әйберләренең  сатудан алынмыйча искереп ятуын ачыклады. Тикшерү материалы, административ чаралар күрү өчен, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе Саба районындагы территориаль бүлегенә җибәрелде.

 Хөрмәтле кулланучыларыбыз, сез дә, бу кешедән үрнәк алып, бер генә шундый очракны да игътибарсыз калдырмасагыз иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International