“Торак йортларда сәүдә нокталарына ия булып, алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата яңа чикләүләр кертелгән, дип ишеттем. Бу хакта тулырак беләсе иде”.
Николай НОВИКОВ
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы шуны хәбәр итә: быелның 6 мартында “ТР территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм ТРның кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында” яңа ТР Законы кабул ителде. Анда алкогольле продукцияне (сыра һәм сыра эчемлекләрен дә кертеп) ваклап сатуны тыю шартлары санап үтелгән.
22.00дән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукция сатуны тыю да үз көчендә булып килә. Фәкать, “Җәмәгать туклауны хезмәте күрсәтү. Җәмәгать туклануы предприятиеләре классификациясе” 50762-2007 РФ ГОСТ илкүләм стандарты нигезендә, «ресторан», «кафе» тибындагы рестораннарда, кафе, барларда җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә, шулай ук пошлинасыз сәүдә итүче кибетләрдә генә алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителә.
Стационар булмаган сәүдә объектларында һәм күп фатирлы йортларда, күп фатирлы йортларның янкормаларында урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә (рестораннар һәм кафелардан тыш) дә алкогольле продукция сату тыела.
Шул ук вакытта күп фатирлы йортларда урнашып, ишеге йортның ишегалды ягында урнашкан рестораннарда, кафе һәм сәүдә предприятиеләрендә хәмер продукциясен сатарга ярамый.
Әлеге чикләүләр алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата закон үз көченә кергәннән соң өч ай узгач, тәгаенләп әйткәндә, 2015 елның 18 июненнән кулланыла башлаячак.
Моннан тыш җәмәгать туклануы предприятиеләрендә 22.00дән 10.00 сәгатькәчә хәмерне шешәсен ачмыйча гына сату (урамга алып чыгып китү өчен) тыела.