Кибетсез авыл - нәрсә дигән сүз? Җитмәсә ул асфальт юл да кермәгән җәһәннәмдәге бер авыл булса… Халык аз яши торган ерак авылларда райпотребсоюз кибетләре инде күптән ябылды. Хезмәт күрсәтү географиясен саклап калу өчен генә аңлы рәвештә зыянга эшләргә атлыгып торучылар юк. Бәс, шулай икән, бары тик күчмә сәүдәгә генә өметләнергә кала. Моның өчен Балтач районында райпотребсоюзның 2 автолавкасы эшли. Балтач районы башкарма комитеты күчмә сәүдә графигын да раслаган. 24 апрель көнне районда Арча территориаль органы белгече күчмә сәүдә графигын үтәүгә мониторинг үткәрде. Шул ук көнне Чепья кулланучылар җәмгыяте автолавкасы Каенсар һәм Куремьял авылларына килде. Авылларда яшәүчеләргә бу хакта алдан ук телефон аша хәбәр итеп куелган иде.
Мондый автокибетләр кечкенә авылларга ел әйләнәсендә азык-төлек һәм башка товарлар ташый. Шәхси эшмәкәрләр исә аларга җәен дә теләр-теләмәс кенә килеп киткәли. Берничә мең сумга берничә кирпеч ипи, токмач, он сату өчен чокыр-чакырлы юлларда машина бетереп кемнең йөрисе килсен?! Ә менә кулланучылар җәмгыяте үзенә зыянга эшләсә дә, йөри! Чөнки аның эшчәнлегендә, шул исәптән күчмә сәүдәне оештыруда төп үенчәлекләрнең берсе - хуҗалык эшчәнлеген социаль функцияләр белән бергә алып бару бит.