Шәһәр активы өчен эш атнасы атналык планеркадан башланып китте. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе җыелышны күңелле хәбәрдән башлап җибәрде. Әлмәттә яшәүче шагыйрәбез Клара Булатова Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек булган икән.
Шәһәрдә, башкарма комитет җитәкчесе тәкъдиме белән, йортның гомуми ихтыяҗлары өчен зур күләмдә акчалар исәпләүне киметү эше алып барыла. Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Дамир Аскиев чарага җыелган халыкны эш төркеме мәгълүматлары белән таныштырды. 24 апрельгә комиссия 5000нән артыграк фатирда булып, бу йортларда яшәүчеләр тарафыннан коммуналь ресурсларны урлауның 191очрагын ачыклаган, әлеге закон бозу очраклары буенча актлар төзелеп, хокук саклау органнарына тапшырылган.
Айрат Хәйруллин бу юнәлештәге эшнең дәвам иттерелергә тиешлеген билгеләп үткәннән соң шәһәр активына якынлашып килүче бәйрәмнәр турында искә төшерде. Ул оештыру мәсьәләләрен һәм шәһәрдә тиешле тәртипне тәэмин итү зарурилыгын аерым игътибар үзәгенә алды. Моннан тыш җыелыш барышында гомумшәһәр өмәсенә һәм Агач утырту көненә йомгак ясалды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин:
- Без матур шәһәрдә яшибез. Ул тагын да күркәмрәк булсын өчен, предприятиеләргә, төзекләндерү, чистарту-җыештыру максатында, билгеле бер территорияләр бүлеп бирелде. Дөрес, әлегә һава торышы эшләребезне тоткарлый. Шулай да зур гына эшләр башкаруга ирештек инде.