Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Сугыш сүзе үзе генә дә – коточкыч. Киләчәк буыннар бәхетле, тыныч тормышта яшәсен өчен миллионнарча кеше яу кырларында мәңгелеккә ятып калды. 61 дәүләтне сугыш утына кертеп, 50 миллионнан артыграк кешенең башына җиткән сугыш XX гасырның иң зур һәлакәтенә әйләнде. Татарстаннан 350 меңнән күбрәк солдатка (Ватанны саклау өчен сугышка алынганнарның 50 проценттан артыграгы) өйләренә исән--имин әйләнеп кайтырга насыйп булмады.

Җиңү көне алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре “Хезмәт ветераннары өчен пансионат” учреждениесендә һәм “Изгелек” пансионатында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлап, алар белән әңгәмә корды. Җиңү алдыннан үткәрелә торган чараларның төп максаты – бер генә ветеранны да игътибарсыз калдырмау.

 Ветераннар үзләренең төп проблемаларын якыннары һәм туганнары ярдәмендә хәл итә. Ә инде ялгыз яшәүче аз керемле ветераннарыбыз хакимият органнары ярдәмендә яши.

Өлкәннәр белән әңгәмә барышында көн кадагына суга торган мәсьәләләр: техник яктан катлаулы товарлар сату, дистанция ысулы белән һәм үрнәкләр буенча товарлар сату, медицина, элемтә хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды. Ветераннарның һәммәсе үзләрен кызыксындырган сорауларына тулы җаваплар ишетте. Чара ахырында аларга тематик буклетлар өләшенде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Хөрмәтле ветераннар!

Сезне чын күңелдән Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан котлыйбыз!  Хөрлегебез, тыныч тормышта яшәвебез хакына дошманга каршы үзегезне аямыйча көрәшүегез өчен без сезгә чиксез рәхмәтле. Нәкъ менә сезнең җиңүегез безне Бөек Россия гражданнарына әйләндерде. Без сезнең Ватаныбыз алдындагы фидакарьлекләрегезне беркайчан да онытмаячакбыз. Бәхетле тормышыбыз һәм илебезнең ирекле киләчәге өчен рәхмәт сезгә! Без сезнең белән горурланабыз! Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International