24 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, “Кайнар линия” телефоны аша алынган мәгълүматны тикшерү максатыннан чыгып, Кукмара районы Балыклы авылына хосусый эшмәкәр Нурия Малик кызы Тимергалиева кибетенә килде.
Сәүдә объектында хәмер продукциясенең киң ассортимента (республика, шулай ук Россия җитештерүчеләренең шәраб һәм аракы продукциясе) урын алуы билгеле булды. Шешәләрендәге бәя белешмәлекләренә караганда, барлык продукциянең дә сату өчен билгеләнгәнлеге ап-ачык күренеп тора иде. Тик тикшерүчеләргә алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензия һәм товарны озату документларын гына күрсәтүче кеше табылмады. Шул сәбәпле чама белән 76 литр күләмендә хәмер сатудан алынды. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.