2015 елның 23 апрелендә Чаллы шәһәре башкарма комитетында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия рәисе урынбасары Р.А.Абдуллин рәислегендә террорчылыкка каршы комиссия белән хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең уртак утырышы булып узды.
Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Л.И. Богатова һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсе полиция начальнигы урынбасары Д.Р.Астраханцев алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә мәнәсәбәтләрне җайга салучы законны үтәүнең барышы турында сөйләде.