“Бузулукская” аракысы легаль булмаган әйләнештә йөри

2015 елның 20 апреле, дүшәмбе

19 апрельдә Чистай районы полиция хезмәткәрләре «ВАЗ 21124» машинасын тикшергәндә билгеләнгән үрнәктәге маркалары һәм товарны озату документлары булмаган 52 шешә «Бузулукская» аракысына тап булды.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре маркировкаланмаган хәмер продукциясен ташу очрагы буенча Казанда яшәүче бу кешегә карата административ тикшерү алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International