Депутат Олег Михеев ("Справедливая Россия") гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булган территориядә федераль дәрәҗәдә хәмерне ваклап сатуга тыю кертүне тәкъдим иткән. Бу җәһәттән тиешле закон проекты пәнҗешәмбе көнне Дәүләт Думасына кертелгән. Тыюның югары дәрәҗәдә әзерлек режимының гамәлдә булу чорында яки гадәттән тыш хәл режимы чорында гадәттән тыш хәлләр зоналары чикләрендә гамәлдә булуы да күздә тотыла.
Закон проектына (түбәнге палатаның электрон мәгълүматлар базасында урнаштырылган) аңлатма язуында аерым билгеләп үтелгәнчә, “гадәттән тыш хәлләр, шулай ук аларның килеп чыгу куркынычы халыкта стресс тудыра, бу исә, хәмерне чикләүләрсез сату очрагында, эчкечелеккә китерә”. “Хәмер продукциясен куллану үзе генә дә гадәттән тыш хәлләрнең килеп чыгу сәбәпләреннән берсе булып тора, ә инде гадәттән тыш хәлләр шартларында яки югагы дәрәҗәдә әзерлек чорында хәмер куллану хәмер эчүченең үзе, шулай ук тирәсендәгеләр өчен дә һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин,” - дип раслый тәкъдим авторы. Тик, аның басым ясап әйтүенчә, “гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәлә булып тора, ә инде хәмерне ваклап сату теләсә кайсы төбәктә гадәттән тыш хәл режимы чорында иминлеккә тискәре йогынты ясый”. Хәмерне ваклап сатуга тыю кертү “югары дәрәҗәдә әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимнарында гражданнарның һәм аларның мөлкәтләренең иминлеге дәрәҗәсен арттыру” мөмкинлеге бирәчәк, диелә аңлатма язуында.