Хәзер мондый закон бозу очраклары Җинаять кодексының “законсыз эшмәкәрлек өчен” статьясы кысаларында карала. Инициатива хуплау тапкан очракта Җинаять кодексында “Зур зыянга, сәламәтлеккә авыр зыян салуга яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очракта, этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне тиешле лицензиядән башка гына законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртү” дигән яңа 171.3 статья пәйда булачак. Җәза сыйфатында 2 дән 3 миллион сумга кадәр штраф яки 1 миллион сумга кадәрге штраф белән 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдим ителә. Закон проектында аеруча зур күләмдә кылынган җинаять өчен 3тән 4 миллион сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр мәҗбүри эшләр күздә тотылган. Моннан тыш закон проектында алкогольле продукцияне системалы төстә законсыз саткан өчен статья кертү дә каралган. Мондый закон бозу өчен җәза сыйфатында 50 дән 80 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр билгеле бер вазыйфаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 1 елга кадәр төзәтү эшләре күздә тотылган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Административ хокук бозулар турында кодекска да төзәтмәләр кертергә кирәк дип исәпли. Әйтик,лицензиягә ия булмаган килеш алкоголь җитештергән өчен минималь штрафны 200дән 500 мең сумга кадәр, ә инде максималь күләмен 300дән 700 мең сумга кадәр арттыру зарурилыгын күздә тота. Монанн тыш КоАПта лицензиясез хәмер сатучыларны шәхсән җаваплылыкка тарту һәм, продукцияләрен конфискацияләп, 10нан 15 мең сумга кадәр штраф салуны билгеләү тәкъдим ителә.
Закон проектын эшләүчеләр фикеренчә, хәзерге вакытта гамәлдә булып килгән штрафлар хәмерне законсыз җитештерү проблемасын хәл итү мөмкинлеге бирми. Бу исә бюджет керемнәрендә югалтуларга, хәмер продукциясенең көндәшлеккә сәләте кимүгә, шулай ук хәмер базарында җитди закон бозуларга һәм аның легальлелек дәрәҗәсенең кискен төстә кимүенә китерә.
“Росалкогольрегулирование” мәгълүматларына караганда, 2014 елда зур градуслы хәмерне ваклап сату, акцизлар үсүенә бәйле рәвештә бәяләрнең кыйммәтләнүе сәбәпле,14,5 процентка кимегән. Шул ук вакытта соңгы елда көмешкә аппаратларын сату күләме 3-4 тапкырга арткан.