2015 елның 6 маенда Бөгелмә шәһәре үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең70 еллыгына багышлап үткәрелгән “Солдатка хат” дигән бәйгегә йомгак ясалды.
Бәйге, “Бугульминская газета” редакциясе һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариаты белән берлектә, авылара үзәк китапханә системасы тарафыннан оештырылды. Чара 2015 елның 1 мартыннан 15 апрельгә кадәрге чорда уздырылды. Аның төп максаты – балалар һәм үсмерләрдә милли үзаңны һәм гражданлык хисен үстерү, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тарихы һәм СССР Кораллы көчләренең, барлык совет халкының фашизмны җиңүдәге батырлыклары турында белемнәрен киңәйтү
Бәйгедә катнашучыларга – китапханәләргә йөрүче мәктәпләр һәм һөнәри уку йортлары укучыларына, бабасы, бабасының әтисе, билгесез солдат яки легендар каһарман исеменә фронтка, партизан отрядына яки концлагерьга хат язу тәкъдим ителгән иде.
Шәһәр һәм районның һәм башка авылларның 18 уку йортыннан йөздән артыграк заявка алынды. Педагогия көллияте һәм машина төзелеше техникумы укучылары үзләренең хатларында Бөек Ватан сугышы елларының дәхшәтен, халкыбызның каһарманлыгын ничек күзаллаулары белән беррәттән, Ватанны фашист илбасарларыннан саклаучыларыбызга эчкерсез рәхмәт хисләрен дә җиткерде. Башлангыч сыйныфлар укучылары жюри хөкеменә 43 хезмәт, 11-14 яшьлек балалар – 46 һәм зурраклар – 23 хезмәт тәкъдим итте.
Фронтка “юлланган” һәрбер хатта балаларның эчкерсезлеге ярылып ята. Солдатларга һәм Ватаныбызга карата шуның кадәр зур мәхәббәт хисләре белән сугарылган алар! Хатларда – сугышчыларга авыр вакытларда ярдәм итү теләге, рәхим-шәфкатьлелек, кызгану - барысы да бар.
112 иҗат хезмәте – иле, туып үскән төбәге һәм үз гаиләсе колачында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына карата 112 баланың карашы ул.
Инде сугыштан соңгы өченче буын вәкилләре булуларына карамастан, хатлар авторлары Җиңүнең халкыбызга ничек авыр бирелүен яхшы белә, Ватаныбызны азат итүчеләрнең истәлеген кадерләп саклый. Һәм бу истәлек – ничәмә-ничә еллардан соң “җибәрелгән” әнә шушы эчкерсез, җылы хатлар.
1 сыйныф укучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Л.В.Степанованың улы Илья Степановка Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, читтән торып үткәрелгән “Солдатка хат” шәһәр бәйгесендә үзенчәлекле идеясе һәм әдәби бизәлеше өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы буенча бүлегеннән диплом, шулай ук үзенчәлекле идея һәм шигъри талант номинациясендә Авылара үзәк китапханәсеннән бәйге лауреаты дипломы тапшырылды.