Җиңүгә балаларыбыз карашы

2015 елның 8 мае, җомга

Бөек Ватан сугышы утлы өермә булып  күптән  җиребез аша үткән инде. Тик барыбер шул дәхшәтле еллар истәлеге сүнми-сүрелми.
Сугыш  бик зур һәлакәткә әйләнә. Әмма нәкъ менә шул халкыбызның барлык яхшы сыйфатларын – ныклык һәм батырлык, бердәмлек һәм бер йодрыкка тупланганлык, хезмәт сөючәнлек һәм фидакарьлек сыйфатларын, полководецларыбыз талантын, сугышчан батырлыкларын һәм Ватаныбызга тугрылыгын күрсәтә.

Җиңү көне – яшен-картын, Ватаныбызның әле бөтенләй яшь гражданнарын берләштергән бәйрәм ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре балалар (5-15яшьтәге) арасында бу олы бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә “Җиңүгә балалар карашы” дигән иҗат бәйгесе үткәрде.

Бәйгегә 42 бала 51 иҗат хезмәте җибәрде. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты, инспекциянең Казан, Чаллы, Түбән Кама, Арча, Чистай, Әлмәт территориаль органнары аппараты хезмәткәрләренең балалары, туганнары, туганнарының балалары катнашты.

Балаларыбыз Яковлева Арсеннның (Казан тер.органы), Фадеев Владимир (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты), Сулейманова Азалия (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты),  Хабибуллина Эльза (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты), Степанов Илья (Әлмәт тер. органы),  Саломеева Дарья (Чистай тер.органы), Кадыйрова Алиянең (Арча тер. органы) әби-бабайларының әти-әниләре батырлыклары турында иҗади хезмәтләренең (иншалар, хикәя, презентация, гаилә биографиясеннән вакыйгалар) зур горурлык хисләре белән сугарылганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

«Җиңүгә балалар карашы” дигән рәсем бәйгесендә исә җиңүчеләр бип танылды: 7 яшькә кадәрге балалар арасында - Шайхразиева Әмирә, 5 яшь (Әлмәт ТО); Мөхәммәтҗанов Дамир 5 яшь  (Казан ТО);  Костина София, 6 яшь (Чаллы ТО): 8-11 яшьлек балалар арасында — Сабун Игорь 8 яшь (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты);  Бирюкова Полина, 10 яшь (ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе аппараты), Фатыйхов Адель, 10 яшь (Чистай ТО); 12-15 яшьлек балалар арасында – Ибәтуллина Әдилә, 15 яшь (Арча ТО).

Булдырдыгыз, балалар! Сезне Җиңү көне белән котлыйбыз!

Бөек Ватан сугынышың барлык ветераннары алдында түбәнчелек белән баш иябез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International