Вакытның үз хәтере...

2015 елның 8 мае, җомга

             Яңадан кабатланмасын өчен,  бу коточкыч сугышны онытырга хакыбыз юк безнең. Бүгенге тыныч тормышта яшәвебез хакына яу кырларында мәңгегә ятып калган солдатларны онытырга хакыбыз юк. Без барысын да истә тотарга тиеш... Үзебез исән-сау чагында бөтен халкыбыз өчен коточкыч авырлыклар алып килгән шул авыр көннәр турында истәлекне саклаячакбыз һәм аны киләчәк буыннарга тапшырачакбыз.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре 1941-1945 еллардагы бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан ветераннарны котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сезнең барлык фидакарьлекләрегез күңелләребездә мәңгегә сакланыр, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Түбәнчелек белән баш иябез сезгә, Бөек Ватан сугышының фидакарь солдатлары! Һәр яңа буын гаять зур ихтирам хисләре белән сезгә “РӘХМӘТ” диячәк, кадерле ветераннар...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International