2015 елның 30 апрелендә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов күчмә чара уздырды.
Утырыш башланганчы, Фәннур Гаптелбәр улы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Марина Ивановна Егорова кайбер объектлар белән танышты. Кунаклар иң элек Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында крестьян-фермер хуҗалыгының сөт эшкәртү цехында булды.
Ә инде Балык Бистәсенең үзендә кунаклар «Кама плюс» җитештерү берләшмәсенең икмәк пешерү цехы белән танышты.
Балык Бистәсе районында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итү субъектлары – сәүдә предприятиеләре вәкилләре, шулай ук җитештерүчеләр вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмә күчмә чараның төп вакыйгасына әйләнде.
Киңәшмәне Балык Бистәсе районы хакимияте башлыгы урынбасары Р.И.Гыйльманов ачып, чарада катнашучы халыкны районның төп җитештерү-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды.
Фәннур Гәптелбәр улы Хамматов исә тулаем алганда республикада һәм аерым алганда Балык Бистәсе районында куллану базарының торышы һәм аны үстерү проблемалары, республикабыз җитештерүчеләренең продукциясен сату, социаль әһәмиятле азык-төлек товарлары ассортиментын саклауның зарурилыгы турында тәфсилләп сөйләде.
Соңыннан алкогольле продукцияне ваклап сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны үтәү мәсьәләләре һ.б. буенча кызып-кызып фикер алышу булды.
Ә инде кулланучылар җәмгыяте фойесында җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсе оештырылды. Анда сөт һәм икмәк-күмәч ризыклары тәкъдим ителде.