Бу көннәрдә дөньяның барлык почмакларында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлиләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы да бу эштән читтә калмады. Һәр елдагыча, 7 май көнне территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, территориаль органның эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина, өйләренә, шулай ук Арча районы Өлкәннәр йортына барып, Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан котлады.
Б.И.Кадыйров Җиңү көненең 70 еллык юбилее алдыннан бүләкләр тапшырды. Ветераннарның барысы да территориаль орган хезмәткәрләрен шатланып каршы алды һәм бүләкләр өчен эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде. Очрашуларда өлкән буын вәкилләре коточкыч авыр сугыш елларын һәм Җиңү хакына кылган батырлыкларын тагын бер кат искә төшерде.
Очрашулар барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эше һәм бурычлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре аңлатылды. Ветераннарга “Кулланучы белешмәлеге” буклетлары һәм кулланучы өчен файдалы мәгълүматлар тупланган «Pulse» газетасы өләшенде. Очрашулар бик җылы рухта узды.
Кешеләребез дан яулау өчен түгел, бәлки җирдәге тыныч тормыш хакына сугышкан. Әлеге кырыс, дәхшәтле сугышта һәлак булганнарның истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр. Без изге җиребез өчен көрәштә яу кырларында мәңгегә ятып калган барча кешене: геройларны һәм гади сугышчыларны, малай-кызлар, солдат-офицерларны хәтер түребездә кадерләп саклыйбыз.