Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан Алексеевск районының Сахаровка авылы Мәдәният йортында кайбер чаралар үткәрелде. Иң элек ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов, район хакимияте башлыгы Владимир Козонков, Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва котлады. Шуннан соң аларга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге чараның сугыш ветераны, Сталинград сугышында катнашкан Анны Тимофеевна Гунинаның 92 яше тулыр алдыннан үткәрелүен дә әйтеп үтик.
Казан филармониясе артистларының хәйрия концерты авылда яшәүчеләр өчен бигрәк тә зур вакыйгага әйләнде. Концерттан соң кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча лекция булды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының территориаль органнары белгечләре үткәрде. Лекция барышында өлкәннәргә Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының аерым статьялары, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды.
Чарада теләгендә булган һәркем үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты, киңәш-табыш алды. Әйтергә кирәк, халыкның кулланучылар хокукларын яклау хезмәтләренә карата ышанычы нәкъ менә шундый очрашуларда ныгый да инде.