Җиңү алдыннан ветераннарны котлау

2015 елның 8 мае, җомга

  Быел без бик зур бәйрәмне – миллионнарча кешенең гомерен өзеп, һәрбер гаиләгә кайгы китергән узган гасырның иң канкойгыч сугышы тәмамлануга 70 ел тулуны билгеләп үтәбез. Кеше ышанмаслык тырышлыклары бәрабәренә тынычлык алып килгән фидакарьләрнең дәһшәтле сугыштагы батырлыгын, ныклыгын беркайчан да онытмаячакбыз, сөекле Ватаныбыз хакына тылда каһарманнарча эшләгән, гомумән, киләчәк буыннарның тыныч тормышта яшәүләре хакына үзләренең изге бурычларын үтәгән һәркем алдында баш иябез. Үткәннән башка киләчәк юк. Ә тарихны кешеләр саклый. Россия геройларының исемнәрен онытмыйбыз икән, аның данлы тарихы да яшәячәк, дигән сүз.

Иң зур һәм шатлыклы бәйрәм  – Җиңү көне алдыннан ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы урынбасары Лариса Богатова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Аларга ул  истәлекле бүләкләр, ведомство открыткасы һәм чәчәкләр тапшырылды. Лариса Богатова, батырлыгы һәм фидакарьлекләре өчен, ветераннарның һәркайсына рәхмәт белдереп, аларга озын гомер, әйбәт кәеф-рух теләде. 

“Без – сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дә онык балаларыгыз, сезнең батырлыкларыгыз белән горурланабыз. Тыныч һәм аяз күк йөзе өчен без нәкъ менә сезгә бурычлыбыз. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз күңеленә ватанпәрвәрлек орлыклары салган өчен рәхмәт сезгә”, – диде Лариса Богатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International