Кичке сәгатьләрдә – “Арпа башагы”

2015 елның 8 мае, җомга

Көннәр җылытып, озакка сузылган май бәйрәмнәре башлануга, кайбер намуссыз эшмәкәрләр төнге сәгатьләрдә акча эшләү теләге белән яна башлый.

Әнә Чистайда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын чикләүнең үтәлмәвен ачыклады да инде: хосусый эшмәкәр И.С.Шәрифуллина кибетчесенең 22 сәгать 15 минутта 120 сумнан «Ячменный колос»  сырасын сатып җибәрүе билгеле булды.

Моннан тыш бәйрәмнең беренче көннәрендә тиешсез вакытта сыра сату очраклары билгеләнде:

Зеленодол районында – хосусый эшмәкәрләр Ф.И. Гыйльфанова (Үрнәк бистәсе), М.Ю.Строителева (Бело-Безводное авылы, Дорожная урамы, 22), А.В.Гаранина (Зеленодол ш., Подгорная ур.,) И.Сабирова (Комыргуҗа авылы, Күпер урамы);

Чаллыда – хосусый эшмәкәрләр Д.Д.Җәлилов, Т.К.Казымов, А.И.Әкбәров;

Алабугада – хосусый эшмәкәр А.Р. Абдуллин;

Кукмара районында – хосусый эшмәкәр М.Т.Садыйкова (Яңа Каенсар авылы, Гагарин урамы, 34а йорт) тарафыннан.

Әтнә районында гражданин Алмаз Гыйниятуллинның шәхси хуҗалыгында  «Белая берёза»  аракысын сату билгеле булды. Әлеге факт буенча административ тикшерү алып барыла.

Алексеевск районында (Большие Полянки авылы) гражданин Е.С.Горланов тарафыннан өй шартларында җитештерелгән спиртлы сыекча, ягъни көмешкә сату очрагы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International