“Фанфурик”ларга каршы көрәшү

2015 елның 8 мае, җомга

2015 елның 7 маенда Чаллыда шәһәр башкарма комитеты җитәкчелегендә районнар хакимиятләре башлыклары, эчке эшләр органнары һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан “фанфурик” лар сатучы сәүдә объектларына кичке рейд үткәрелде.

Рейд барышында кечкенә генә киоскларда һәм бер сәүдә павильонында 100 мл сыешлыклы шешәдә «Фармацевтический антисептический раствор 95%» сатуның 4 очрагы билгеләнде (әлеге спиртлы сыекчаны аптекалар челтәре аша гына сатарга мөмкин). Шулай итеп, барлыгы 453 шешә спиртлы сыекча законсыз әйләнештән алынды. Закон бозучыларга карата административ эшләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International